Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Дуслашу килеп чыкмады

Шәһәребездә исерек килеш руль артына утырган 26 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр.

Билгеле булганча, аның элек тә хәмер эчкәч руль артына утырганы булган. Бу юлы аны Кама Аланы бистәсе янында туктатканнар.

Төнлә сыра эчеп утырып, иртән хатынына барып кайтырга карар кылган. Түбәнкамалы әйтүенчә, алар арасында бәхәс чыккан булган икән, ә ирнең бик тә дуслашасы килгән.

Бу «акыллы» фикернең өч литр сыра эчеп бетергәч башына килүен исәпкә алганда, дуслашу килеп чыкмаганы көн кебек ачык иде. Күрәсең, хатынның исерек ирен күрәсе килмәгән. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы өенә кайтырга карар кылган.

Әмма үз йортына кадәр кайтып җитә алмыйча, күрше йорт янында кар көртенә кереп баткан. Яныннан узучы автомобильне туктатып, йөртүчесеннән ярдәм сораган. Анысы, гөнаһ шомлыгына каршы, полиция хезмәткәре булып чыккан һәм булышасы урынга ЮХИДИ инспекторларын чакырган. Хокук сакчылары килеп, машина хуҗасыннан таныклыгын һәм документларын күрсәтүне сораган. Тәртип бозучы гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев