Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Дәрәҗәле бүләккә лаек булган

Түбән Кама хокук сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Быел җирле эчке эшләр идарәсенә 55 ел тулды. Гадәттә, бу көнне бәйрәм концертлары узып, котлау сүзләре яңгыраса, быел коронавирус үзенең үзгәрешләрен кертми калмады – массакүләм чараларны бәйрәмгә үткәрмәгәннәр.
Ә менә Казанда узган тантанада Түбән Кама хокук сакчысына бүләк тапшырганнар. Полиция хезмәткәрләрен ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин котладылар.
Бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалы, полиция капитаны Юрий Рандошкин Россия Президенты Карары белән «Җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүләк аңа җинаятьчене зарарсызландыру өчен тапшырылган. Исегезгә төшерәбез: узган ел март аенда бер адәм полиция хезмәткәре Динар Саматовка берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Хокук сакчысына ярдәмгә ике иптәше ташланып, Юрий Рандошкин җинаятьчене атып үтергән иде.

Фото: https://vk.com/nkmvd

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев