Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәрдерәләр, таптаталар

Такси 10 яшьлек малайны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте Гагарин урамындагы 2 нче йорт каршында кичке сәгать 6 нчы яртылар тирәсендә теркәлгән. Такси Спорт урамына таба барган, бала исә юл аша тиешсез урында чыккан. Малай җиңелчә җәрәхәтләнгән.

Яшьлек урамындагы эчке эшләр идарәсе каршында “ВАЗ-21102”  машинасы 34 яшьлек җәяүлене бәрдереп киткән. Авария күрүче де юл аша тиешсез урында чыккан. Бу авария аянычлы тәмамланган, ирне күптөрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

 Юл аша тиешсез урында чыкмаучы җәяүлене районда да бәрдергәннәр. Борок авылы янында “Тойота Камри” автомобиле 15 яшьлек кызны таптаткан. Үсмер каты җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев