Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Борынга суккан өчен үтергән

Бызов урамындагы 10 нчы йорттагы квартирларның берсендә ике мәет табылган. Билгесез адәм 51 яшьлек ирне һәм 45 яшьлек хатынны пычак белән кадап үтергән.

Ир һәм хатын беркайда эшләмәгәннәр, салырга яратканнар. Күршеләре аларны һәм кунакларын соңгы мәртәбә Раштуа бәйрәмендә күргәннәр. Шул кичне кычкырган тавышлар да ишетелгән. Бишенче катта урнашкан квартир тәрәзәләре өч көн ачык торган. Өйдә шулай ук авыру әби дә яшәгән. Шикәр авыруы аркасында аның күзләре күрми, колаклары ишетми, ике аягын кискәннәр. Күршеләре, борчылып, участок инспекторын чакыртканнар. Квартирны ачып кергәч, өйдә канга баткан мәетләрне күргәннәр.
Җинаятьтә гаепләнүче тиз арада табылган. 38 яшьлек әлеге адәм «сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм үтерү» маддәсе буенча төрмәдә утырып чыккан. Түбән Кама тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Андрушкевич әйтүенчә, хәмер эчеп утырганда ирләр арасында тавыш чыккан. Хуҗа кеше кунагының борынына суккан, тегесе исә пычакка ябышкан һәм иргә берничә мәртәбә кадаган. Аннары хатынын да үтергән. Эшен тәмамлагач, үз хатыны белән чыгып киткән. 
Гаепләнүчегә карата «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул гаебен тулысынча таныган.
Әби исә хәзерге вакытта хастаханәдә. Ул улы белән ни булганын әлегә белми. Тиздән аны социаль яклау органнарына тапшырачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев