Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәхеткә, үзе исән

Тынычлык урамындагы 72 нче йортта хуҗасы йоклаган вакытта балконы янган.

Соңрак ирнең исерек икәнлеге ачыклан­ган. 10 нчы каттагы лоджиядән чыккан ял­кынны урамнан узучылар күреп алып, ян­гын сүндерүчеләрне чакыртканнар. НТР хәбәрчеләре килеп җиткәндә корымга бат­кан фатир хуҗасы инде уянган булган. Әмма сөйләшүдән ул баш тарткан. Ирнең иртән торып хәмер эчкәне, аннары тәмәке тарт­кач, кабат йокларга ятуы билгеле. Балконы тулысынча янган, үзе йоклаган бүлмә исә – корымда. Фаразларның берсе буенча ян-гын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чык­кан.

Көтәргә күп калмады

11 нче микрорайонда яшәүчеләр трамвай тукталышының куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвеннән зарлана.

Бирегә балалар шәһәрнең төрле урыннарыннан килә, чөнки якында гына 22 нче гимназия урнашкан.

Чыннан да, трамвайдан чыккач та, кинәт аска таба төшкән юлдан йөгереп тө-шәсе килә. Ә юл кырыенда киртә юк. Олылар туктап, ма­шина килү-килмәвен карый­лар да бит, ә кечкенә балалар еш кына йөгереп чыгалар. Юл-транспорт һәлакәтләре бу урында даими булып тора.

8 нче һәм 11 нче микро-районның җирле үзидарәсе советы рәисе Гөлүсә Рәшитова әйтүенчә, бу хак­та шәһәр җитәкчеләре белән очрашканда сүз даими чы­гып торса да, әлегә кадәр чаралар күрелми. Ниһаять, кешеләрне ишеттеләр һәм микрорайон халкы белән оч­рашуга Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр үзләре ки­леп җитте. Тиздән тукталыш мәйданчыгын төзекләндереп, тәртипкә китерергә ниятлиләр. Әлбәттә, киртәләр куелачак, ә юлларга ясалма сикертмәләр урнаштырылачак.

Әмма куркыныч урыннар 22 нче гимназия тирәсендә дә бар. Юлы җимерек, яңгыр яу­гач су да җыелып тора. Мәктәп диварлары таушалган. Укучыларның ата-аналары җирле үзидарә Советына да, депутатларга да мөрәҗәгать итеп карасалар да, әлегә кадәр җавап булмаган.

– Без мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырбыз, мәктәпкә керү урынын сыйфатлы итеп ясар­га кирәк, җәяүлеләр, шулай ук, асфальт-бетон түшәмәсен, баскычны тәртипкә китерергә кирәк, – дип аңлата Түбән Кама шәһәре Советы депута­ты Максим Сперанский.

Өстәвенә, 2016 елда мәктәп янында ясалган футбол кыры да яңартылачак. Айдар Мет­шин бу эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга куш­ты. Август керде, димәк, яңа уку елына да күп калмады.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев