Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәхеткә, барысы исән калганнар

Ачы авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Авария көндезге сәгать 12ләр тирәсендә булган. «Луидор 3009 АЗ» йөк машинасы йөртүчесе, 37 яшьлек Казан кешесе зур тизлек белән барганда, идарәне югалткан. Машина каршы як юлга чыгып “Киа Рио” автомобиле белән бәрелешкән, аннары авып, “Фольксваген Джетта” автомобиленә бәрелгән. “Фольксваген” руле артында – 26 яшьлек яшь хатын, ә салонда ике һәм дүрт яшьлек сабыйлары булган. Авария нәтиҗәсендә олы баласының җилкәсе сынган, кечкенәсенең башы җитди җәрәхәтләнгән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Ике сабый да махсус автоутыргычта булган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев