Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Әбине алдаганнар

27 августта билгесез ике хатын-кыз, Тукай урамындагы 38нче йортта яшәүче 1939 елгы әбинең ышанычын яулап, аның 52 000 сум акчасына, 33 000 сумлык алтын бизәнгеченә, 900 сумлык кием-салымына ия булып, чыгып тайганнар. Алдартазлар бу әбине барлыгы 85 900 сумга алдаганнар. Алдау юлы белән чит кеше милкенә ия булучыларга, Россия Җинаятьләр...

27 августта билгесез ике хатын-кыз, Тукай урамындагы 38нче йортта яшәүче 1939 елгы әбинең ышанычын яулап, аның 52 000 сум акчасына, 33 000 сумлык алтын бизәнгеченә, 900 сумлык кием-салымына ия булып, чыгып тайганнар. Алдартазлар бу әбине барлыгы 85 900 сумга алдаганнар. Алдау юлы белән чит кеше милкенә ия булучыларга, Россия Җинаятьләр кодексының 159нчы статьясы нигезендә, «эш» кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук сагындагылар тарафыннан, аларны эзләп табу буенча тиешле чаралар күрелә.
Таныш булмаган кешеләргә ышанмаска, аларны үз квартирыңа кертмәскә кирәклеге турында даими кисәтеп торуларга да карамастан, халык, бигрәк тә олы яшьтәгеләр, һаман да шул бер үк ялгышлыкны кабатлыйлар. Бу очракта зыян күрүченең сөйләгәннәрен укыгач, бәлки үзегез өчен тиешле нәтиҗә ясарсыз...
- 27 августта иртәнге сәгать 10нар тирәсендә колхоз базарына помидор һәм кыяр сатарга киттем. Ярты сәгатьтән мин базарда идем инде. Трамвай тукталышыннан уң якта урнашкан киоск артына килеп бастым. Күпмедер вакыттан минем янга ике хатын килеп, үзләренең бер ун көн яшәп тору өчен фатир эзләүләрен әйтте. Тиздән аларга товар - шикәр комы китерәчәкләр икән. Ун көн яшәгән өчен 5000 сум акча түләячәкләрен һәм бер капчык шикәр комы бирәчәкләрен дә әйттеләр.
Бер бүлмәле квартирымда ялгызым гына яшәгәнлектән, мин аларны фатирга кертергә булдым. Һәм без шул минутта ук минем өйгә кайтырга килешендек. Бу вакытта уникенче яртылар тирәсе булгандыр. Тукталышка чыгып, трамвайга утырдык һәм «Кама» кунакханәсе тукталышына кадәр бардык. Трамвайдан төшкәч, Яшьлек урамы буйлап җәяү атладык.
Ул хатыннарның берсе 40-45 яшьләрдә булып, буе, чама белән, 165 см, тулы гәүдәле, төссезләндереп агарткан чәче иңнәренә төшеп тора, төптән кара төстәге үз чәче чыгып килгәне дә шәйләнә, күзләре -
зәңгәр, уң яклап өске бер теше кәкре. Өстендә спорт костюмы: арка ягында ак төстәге язуы булган зәңгәр олимпийка кигән, ыштаны -
кара төстә, футболкасы - яшел. Ул үзе белән, Маша дип таныштырды. Икенчесе 40лар тирәсендә, буе - 165 см, ябык гәүдәле, анысының да чәче төссезләндерелгән, төптән кара булып үз чәче күренеп тора, күзләре нинди төстә булгандыр, хәтерләп калмаганмын, бит тиресе каракучкыл икәнен искәрдем. Өстендә биленә кадәр төшеп торган кара төстәге күн куртка, көрән төстәге тар чалбардан. Исемен әйтмәде. Күрсәм, икесен дә таныячакмын.
Өйгә кайтып җиткәч, мин аларга чәй эчердем. Алар үзләренең Көнбатыш Украинадан килгәнлекләрен әйттеләр. Машинада килгәндә үзенең тирләгәнен әйтеп, битен юар һәм футболкасын чайкап эләр өчен, Маша юыну бүлмәсенә кереп китте. Мин аңа киеп торырга дип, яшел төстәге 300 сумлык өр-яңа халатымны һәм аклы-каралы төстәге заманча кыска балаклы ыштан бирдем. Маша үзенең футболкасын һәм спорт ыштанын юып, кибәргә элде. Ул хатыннарның икенчесе дә өстенә киеп торыр өчен кием сорап алды. Анысына да 52нче үлчәмле, ак чәчәкле өр-яңа зәңгәр халатымны бирдем. Мин аны 350 сумга алган идем. Үзенә артык иркен булса да, ул халатны киде.
Чәй янында сөйләшеп утырганда, кинәт кенә Маша миндә бозым барлыгын һәм төпчек улымның үләргә тиешлеген әйтеп һушымны алды. Мин үземдә бернинди дә бозым юклыгын әйттем. Әмма ул үз сүзенең дөреслеген тәкрарлады һәм бозымны чыгарып, үземә үк күрсәтәчәген әйтте. Ә инде аның өемдә җыеп акча саклавымны әйтүе мине тәмам гаҗәпкә калдырды. Ул шул акча ярдәмендә миндәге бозымны чыгарачагын әйтеп, акчамны үзенә бирергә кушты. Ике елга якын пенсиямнән калдыра барып җыйган һәм бакчамдагы яшелчәне сатудан кергән 44 000 сум акчаны кием шкафыннан алып Машага бирдем. 5000 сумлык акчам - 7, 1000 сумлыгы 9 данә иде.
Әмма Маша минем өйдә әле тагын акча калганын әйтте. Көндәлек ризык алыр өчен аерым куйган акчам бар иде. Шул хакта әйтттем, Маша исә анысын да үзенә бирергә кушты. Бүлмәдәге келәм астына яшергән 4000 сумымны да алып, Машага тоттырдым. Маша һаман да акча таптыруын дәвам итте. Пластмасс шешәгә 10шар сумнан җыеп барган акчамны санадык - 4200 сумга җыелган иде. Анысын да бирдем инде.
Шуннан соң, Маша үземдәге алтын бизәнгечләрне дә салырга, аларын да чистартырга кирәклеген әйтте, банка белән су сорап алды. Колагымнан салып, совет чорында ук сатып алынган яфрак рәвешендәге алтын алкамны (15 000 сумлап булыр), шул заманнан калган алтын балдагымны (13 000 сумга якын), 1989 елда 50 яшемә бүләк ителгән челтәрле балдакны (3000 сум тирәсе) бирдем. Шкаф ишегенә элеп куйган җирдән, әле быел гына сатып алган 65 см. озынлыктагы муен чылбырымны (2000 сум) алып бирдем. Алтыннарымның барысын да Маша банкадагы суга салды, ә акчаны журнал өстәлендә яткан газетага төреп, нидер укыгандай итте. Шуннан соң, кәнәфидән минем өр-яңа футболкамны алды, тагын бер футболка сорады. Шкафтан икенче футболканы да алып китердем. Маша футболкаларның берсен икенчесе эчендә калдырып төрде дә, пакетка тыкты. Акчаны теге газетадан алып, икенче бер газетага төрде һәм, шулай ук, пакетка салды. Банкадагы алтыннарымны да шул ук пакетка урнаштырды. Сирень төсендәге ул пакетны да мин үзем биргән идем Машага.
Урам чатына барып, бозымны чыгарчакларын һәм минем квартирга кайтачакларын әйткәннән соң, Маша минем 39нчы үчләмле туфли-босоножкамны киде, ә үзенең кара төстәге балеткасын миндә калдырды. Мин киеп торырга биргән киемнәр өстеннән үзенең инде кибеп өлгергән спорт костюмын киде. Футболкасы балконга кибәргә элгән килеш калды. Иптәше үз киемнәрен кигән иде, кай арада минем халатны да эләктереп өлгергән, күрми дә калдым.
Без өйдән бергә чыктык. Көндезге икеләр тирәсе булгандыр, мөгаен. Маша миңа мәчеткә барырга кушты, мин ризалашмагач, өемә кайтып үзләрен көтәргә тиешлегемне әйтте. Бик тиз кайтып җитәчәкләрен, полициягә шалтыратырга ярамаганын да искәртте. Машаның ягымлы тавышы әле дә колагымда яңгырап тора, икенчесенең теле өтегрәк, анысы берни дә сөйләшмәде диярлек.
Икәүләшеп, Химиклар урамы ягына китеп бардылар. Алар китеп, 2-3 минут үтүгә үк, мин үземне алдаганнарын аңлап алдым һәм артларыннан киттем. Күздән яздырмасам да, аларны куып җитә алмадым. Тын аллеядәге автобус тукталышына кадәр артларыннан килдем. «Пиццерия» яклап тукталышта автобуска утырдылар да, киттеләр...
Өйгә кайткач, Машаның көрән төстәге жакетын онытып калдырганын күреп алдым. Кесәсендә «Нокиа» телефоны да бар иде... Үземне төп башына утыртканнарын аңлап алгач, кан басымым күтәрелде. Бераздан полициягә шалтыратып, барысын да хәбәр иттем...
Әлеге җинаятьне эшләүдә, чыгышы белән Киров өлкәсеннән булган 1977 елгы Жукова Раиса Александровнадан шикләнелә. Әлеге фотога карап, бәлки каракны танучы табылыр? Танысагыз, тиз арада, 8-919-640-71-03 яки 8-917-870-83-77 номеры белән, полициягә хәбәр итүегезне көтәбез.
Һәм бернәрсәне исегездә тотыгыз: гадәттә, ул хатыннар урамда пенсия яшендәге хатын-кыз янына килеп, үзләренә вакытлыча яшәп тору урыны эзләүләрен әйтәләр һәм үзләре сайлаган корбанның өенә кергәч, бозым чыгарабыз дигән булып, милкенә ия булалар. Сак булыгыз, үзегезне алдауларына юл куймагыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев