Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бик тиз баемакчы булган

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелүче кешене тоткарлаганнар.

Эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре, оператив эзләү чаралары барышында, Төзүчеләр бистәсе территориясендә 26 яшьлек адәмне тоткарлыйлар. Пүнәтәйләр белән берлектә аннан билгесез матдә салынган 18 полимер пакет табып алганнар.

Экспертиза үткәргәч, ул порошокның синтетик «Метилэфидрон» наркотигы булуы ачыкланган. Алынган матдәләрнең гомуми авырлыгы 22 грамм тәшкил иткән. Тоткарланган адәм наркотиклар сатуда катнашы барлыгын кире какмый.

Аның сөйләвенчә, тоткарланган вакытка ул 12 пакетны сатып алучы белән килешенгән урынга куярга өлгергән була инде. Шикләнелүчегә карата РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нчы өлеше, шулай ук «наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү һәм сату, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләре булган үсемлекләрне законсыз сату» буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге статья буенча егерме елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Суд карары буенча, җинаятьтә шикләнелүче сак астына алынган. Тикшерү бара.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев