Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Барыбер тотылган

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре урлауда гаепләнүчене кулга алганнар. Быел гыйнвар-март айларында эчке эшләр идарәсенең дежур частена автомобиль хуҗаларыннан тугыз гариза бирелгән: билгесез кеше промышленность предприятиеләре янында куйган машиналар тәрәзәләрен ватып, салоннан видеорегистраторлар һәм антирадарлар урлаган. Эзләү нәтиҗәсендә, 28 яшьлек түбәнкамалы кулга алынган. Ир урланган әйберләрне комиссион кибетләргә илтеп биргән. Барлык...

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре урлауда гаепләнүчене кулга алганнар.
Быел гыйнвар-март айларында эчке эшләр идарәсенең дежур частена автомобиль хуҗаларыннан тугыз гариза бирелгән: билгесез кеше промышленность предприятиеләре янында куйган машиналар тәрәзәләрен ватып, салоннан видеорегистраторлар һәм антирадарлар урлаган. Эзләү нәтиҗәсендә, 28 яшьлек түбәнкамалы кулга алынган. Ир урланган әйберләрне комиссион кибетләргә илтеп биргән. Барлык зыян 90 мең сум тәшкил итә. Җиһазларның бер өлеше бу адәмнең өендә табылган, алары хуҗаларына тапшырылачак. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев