Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бала гомере кадерлеме, "мөһим" эшләрме?

Ата-ана балаларын машинада калдырып, тиз арада чыгам дип кибеткә я башка урынга кереп китүен күп тапкыр күргәнем бар. Тик сабый белән биш минутта машина эчендә ни булмас!

Бала тәне олылар белән чагыштырганда өч-биш тапкыр тизрәк җылынуын һәм суынуын белә идегезме? Нибары 10 минут эчендә автомобиль эчендә температура – 20 градуска, бер сәгатьтә 40 градуска арта. Урамда нибары 20 градус булып, машина тәрәзәләре бераз ачылган булса да, шул ук хәл күзәтелә. Ә тулысынча ябылган автомобиль җәен берничә минут эчендә – «мич»кә, кышын «cуыткыч»ка әйләнә. Димәк бала я куркынычсызлык каешларына буталып, я кулын ачылган тәрәзәгә чыгарып, я егылып төшеп җәрәхәтләнергә мөмкин.
Кул тормозыннан ычкындырса, машина юлга чыгарга мөмкин. Автомобиль эчендә электр чыбыгы янмас, төтен чыкмас, дип кем гарантия бирә ала?
Бу урында китергән саннар ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итәр, бәлки. Статистика буенча, дөньяда 10 көн саен машинада ялгыз калган бала үлә. Кайбер илләрдә моның өчен җинаять җаваплылыгы да каралган. Россиядә дә җәза каралган. Канун буенча, 7 яшьтән кечерәк баланы машинада үзен генә калдыру тыела. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штраф, хәтта төрмә каралган. Тик бернинди җәза баланы кайтара алмаячагын истә тотыгыз!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев