Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Автобус белән

Дүшәмбе иртәсе сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче түбәнкамалылар өчен бик күңелсез узды. Эшкә соңга калучылар да юк түгел иде, чөнки Сүбәләк юлында машиналар җыелып, бөке хасил булган.

Сәнәгать зонасында бөкеләр еш күзәтелә. 2019 елда юлны яңартканда киңәйткәннәр. Әмма өч полоса мәсьәләне барыбер хәл итми. Бу урында еш кына аварияләр теркәлә.
Түбән Кама муниципаль районының транспорт бүлегендә Сүбәләк юлында бөкеләрнең сәбәбен машина артуында һәм юлда тар урыннар булуында күрә. Шуңа күрә иң кулайлысы – эшкә җәмәгать транспортында йөрү, дип саный белгечләр. Җәмәгать транспорты йөреше сыйфатын транспорт реформасы арттырырга тиеш.
– Реформа вахта һәм җәмәгать транспортын бердәм муниципаль чел-тәргә берләштерүне, җәмәгать транспортына юлда аерым полоса бүлеп бирүне күздә тота. Җәмәгать транспорты йөреше яхшырса, юлларда машиналар саны да кимер, – дип аңлатты район башкарма комитеты урынбасары Ленар Әхмәтов.
Сүз уңаеннан, көн саен эшчеләрне предприятиеләргә 300 автобус йөртә, шуларның һәрберсе берничә рейс ясый. Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова әйтүенчә, бөкеләргә эләкмәс өчен, эшкә вахта автобусларында йөрү, ә машинада булганда, юл кагыйдәләрен үтәү киңәш ителә.

Фото: https://ntr-24.ru/#

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X