Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Авариядә һәлак булган

Соңгы көннәрдә һава торышы начараю турында синоптиклар гел искәртеп тора. Юлга чыкмаска, чыккач та, игътибарлы булырга киңәш итә. Узган атнада шәһәрдәшләребез катнашында ике җитди авария булган.

Берсе Түбән Кама районының Благодатное авылы янында Казан – Оренбург трассасында теркәлгән. «KIA CEED» йөртүчесе, каршы як юлга чыгып, «BMW-320» автомобиле, аннары «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машиналар чокырга очканнар. 
Авария нәтиҗәсендә, «КIA» йөртүчесе баш сөяге җәрәхәте, баш мие селкенү, умыртка баганасының  күкрәк һәм бил өлеше җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган. «BMW-320» йөртүчесенең күкрәк читлеге һәм оча-бот сөяге җәрәхәтләнгән, күкрәк сөяге сынган. 
Тагын бер коточкыч һәлакәт «Волга» М-7 трассасында Түбән Новгород өлкәсендә булган. Йөк машинасы йөртүчесе – 30 яшьлек түбәнкамалы – шулай ук каршы як юлга чыгып, «MAN» машинасы белән бәрелешкән. Шәһәрдәшебез авария урынында һәлак булган. «MAN» йөртүчесе җиңелчә җәрәхәтләнгән. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X