Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ашыгу көенечкә китерә

Шәһәрдәшебез кибералдаучылар кармагына эләккән.

Рөстәм Тиляпкулов еш кына командировкаларга бара икән, шуңа күрә кибетләргә йөрергә вакыты юк. Бервакыт ул интернет аша кесә телефоны алырга уйлаган. Товарны эзләгәндә ир хаталанып, бу сайтның клонына күчкән.
Рөстәм телефонга заказ биргән, 14 мең сум акчасын түләгән. Тик телефон килмәгән. Аннары гына ир бу сайт адресында өстәмә бер билгене күреп алып, эшнең нидә икәнен аңлаган.
Тагын бер ир 8500 сумлык курткага заказ биргән, аннары 8500 сум акчасын күчергән, әмма посылкада куртка урынына ике мендәр булган. Түбән Кама хокук сакчылары алдаучының яшәү урынын ачыклаганнар. Аны Новосибирск шәһәрендә кулга алганнар. Җинаятьче кешеләрне алдауда үз гаебен таныган.
– Товар өчен алдан түләүне сораучыларга ышанмагыз. Сатучылар басым ясаса, үгетләсә, ашыктырса, шикләнерлек нигез бар. Тагын бер уйлагыз, акча күчермәгез, – дип киңәш бирә Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте начальнигы Ксения Шәймәрдәнова.
Шулай ук алдаучылар әле дә кешеләргә шалтыратып, үзләрен «банк хезмәткәрләре», «куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре» дип таныштыралар. Алар ялган сайтлар ясый яки «буш куык» саталар.
Хокук сакчылары түбәнкамалылардан игътибарлы булуларын һәм шәхси мәгълүматны чит кешеләргә бирмәүләрен сорый.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев