Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Аракы эчеп, хәтерен югалткан

Түбән Кама шәһәр судында 40 яшьлек ир эше каралды.

Быел июль аенда бу исерек бәндә башта кешеләр өстенә балта белән ташланган, аннары фатирына ут төрткән. Бу вакыйгада зыян күрүчеләр буларак судта күп кеше чыгыш ясады. Химиклар урамындагы 16 нчы йортта яшәүче ир хәмер белән дус булган, исерек килеш күршеләренә кергән, кертмәсәләр тавышланып, борчыган, балта белән кешеләрне куып йөргән. Ата-аналар балаларын хәтта урамга чыгармый башлаганнар.
Ә бервакыт бу бәндә балта белән мәктәп укучысына ташланган, бәхеткә, салкын корал (хокук сакчылары телендә шулай атала ул) баланың букчасына гына эләккән.
– Тикшерү вакытында ир, берни хәтерләмәвенә сылтап, гаебен танымаган. Исерек булган, янәсе, – ди прокурор ярдәмчесе Олег Горин.
Дәүләт гаепләүчесе җинаятьчене 3,5 елга төрмәгә утыртуларын сораган. Әмма адвокат каршы чыгып, җинаять кылынмавы турында әйткән, зыян күрүче дә юк. Ир үзен аңлауларын һәм аклауларын сораган.
– Хата кылганымны таныйм, әмма җәза бирмәвегезне сорыйм, ул көнне мин хәмер белән агуландым, – дип ялынган ул.
Сүз уңаеннан, суд-психиатрия экспертизасы аның акылы сау ди тапкан. Суд утырышы декабрь башына күчерелгән. Ул вакытта иргә соңгы сүз дә биреләчәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев