Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ананы һәм ике сабыйны

27 июль-2август атнасында рульгә салган килеш утырганнардан 17сен ГАИ хезмәткәрләре эләктергән, 33е машинада балаларны махсус җайланмасыз йөрткән, 115е иминлек каешын эләктереп тормаган, җәяүлеләрдән 263енең юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы ачыкланган. 27 июльдә көндезге өчләр тирәсендә Чистай - Түбән Кама юлында «MITSUBISHI ASX»ны йөртүче 1948 елгы бәндә үзеннән алда бара торган...

27 июль-2август атнасында рульгә салган килеш утырганнардан 17сен ГАИ хезмәткәрләре эләктергән, 33е машинада балаларны махсус җайланмасыз йөрткән, 115е иминлек каешын эләктереп тормаган, җәяүлеләрдән 263енең юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы ачыкланган.
27 июльдә көндезге өчләр тирәсендә Чистай - Түбән Кама юлында «MITSUBISHI ASX»ны йөртүче 1948 елгы бәндә үзеннән алда бара торган «ВАЗ-21074»не урап үтмәкче булганда, шул машинага килеп бәрелгән. Бәрелү көче, рулендә 1993 елгы кеше утырган «ВАЗ-21074» автомобилен каршы яктан килә торган «FORD FUSION»га илтеп сылаган. Бу авариядә «ВАЗ-21074»нең 1995 елгы пассажирына медицина ярдәме күрсәтелгән. «FORD FUSION»нда утырып баручы 1959 елгы пассажир дәваханәгә озатылган, ә 1950 елгы йөртүчесенең күкрәк сөяге имгәнгән.
29 июльдә, кичке якта, Гайнуллин урамындагы 6нчы йорт ишегалдыннан чыгып килгән чакта, «ВАЗ-2110»ны йөртүче 1988 елгы «гүзәл зат», машина рулен «тыңлата» алмыйча, автомбиле белән бордюрга барып менгән һәм тротуардагы 1976 елгы ана белән аның ике баласын таптаткан. Авариядә башлары һәм тәннәре бик нык бәрелгән, баш миләре селкенгән 2013 елгы һәм 2015 елгы нарасыйларны, шундый ук тән җәрәхәте алган әниләрен дәваханәгә илткәннәр. «Права»сыз һәм, өстәвенә, машина теркәлгәнлеккә бернинди документлары булмаган килеш рульгә утырган мәнсез хатын-кызның тиешле медицина тикшерүе үтүдән баш тартуы да күп нәрсә сөйли...
29 июльдә кичке тугызда Корабельная һәм Яшьлек урамнары чатында «Лада-217230» рулендәге 1995 елгы бәндә, светофорның кызыл утына барып кереп, «Митцубиси Аутлэндер» белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә, «Лада» машинасында утырып баручы 1996 һәм 1998 елгы хатын-кыз пассажирларның баш миләре селкенеп, дәваханәгә озатылганнар.
2 август төнендә «ВАЗ-21093»не йөртүче 1975 елгы хатын-кыз, Югары Чаллы авылына илтә торган юлда 1967 елгы ирне таптаткан. Караңгыда юл уртасыннан атлаучы җәяүле, бик каты баш җәрәхәте белән, дәваханәгә илтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев