Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ана башкача уйлый

Суд эскәмиясендә – элек хөкем ителгән ир. Тикшерү фаразы буенча, ул танышын кыйнап үтергән.

Узган елның июнь аенда ул 34 яшьлек зыян күрүченең тәненә һәм башына кимендә 11 тапкыр суккан. Нәтиҗәдә, танышы хастаханәдә җәрәхәтләрдән вафат булган.
– Кыйнаган кеше кулына кастет кигән дип уйлыйм. Башы бер ягыннан каты яньчелгән иде, – дип сөйли ана кеше.
Ул бу мәхшәрле көннәрне зур авырлык белән искә ала. Башта бәхәс купкан. Әмма ана фикеренчә, гаеплеләр икәү булырга тиеш. Тик, нишләптер, шуларның берсе генә хөкем ителә. Икенчесе шаһит буларак чыгыш ясый.
– Шаһит булса, ник ярдәмгә чакырмаган? Ник табибларга шалтыратмаган? – ди кайгыга баткан хатын.
Аның фикере буенча, зыян күрүченең банк картасы һәм телефоны югалган булуы ачыкланган. Караклыкта ана «шаһит»ны гаепләгән. Әмма хәбәрчеләр белән ир сөйләшүдән баш тарткан. Суд барышында тугыз шаһиттан сорау алганнар. Әмма нокта куеп, хөкем чыгарырга иртәрәк әле.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев