Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдау очраклары арта

Алдакчылар тик ятмый. Яңадан-яңа ысуллар уйлап табып, өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә төп башына утырта. Мисал өчен, ноябрь ахырында 23 яшьлек кыз аларга үз ирке белән 36 мең сум «бүләк» иткән. Полиция хезмәткәрләренә аңлатуынча, кызның хезмәт хакы «ВТБ-24» банкы картасына күчеп бара. Моннан тыш, ул ике ай рәттән институтта укуына...

Алдакчылар тик ятмый. Яңадан-яңа ысуллар уйлап табып, өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә төп башына утырта. Мисал өчен, ноябрь ахырында 23 яшьлек кыз аларга үз ирке белән 36 мең сум «бүләк» иткән.
Полиция хезмәткәрләренә аңлатуынча, кызның хезмәт хакы «ВТБ-24» банкы картасына күчеп бара. Моннан тыш, ул ике ай рәттән институтта укуына түләр өчен акча салып барган. 24 ноябрьдә 150 мең сум кредит алу нияте белән «Түбән Кама банклары» сайтында гариза калдырган. Күпмедер вакыттан соң кызга бер ир шалтыратып, үзен Мәскәү шәһәрендәге «Элит» банкы вәкиле итеп таныштырган һәм 200 мең сум кредит алу мөмкинлеге турында әйткән. Әмма банкта счет ачу өчен күрсәтелгән карта номерына 3400 сум салырга кирәк икән. Кыз үз картасыннан акча күчергән. Аннары аңа бер хатын шал-тыратып, 14 652 сум күләмендә «страховка» түләргә кирәклеге ту-рында әйткән. Әмма алдакчылар моның бе-лән дә чикләнми, кыз курьер хезмәте өчен 12 640 сум (!) тиеш икән. Аннары аңа түләүнең үтмәгәне турында әйтеп, акчаны 5 тәүлек эчендә кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Кыз эшнең асылына төшенеп, банкка баргач, картасында акчаның юклыгын гына түгел, өстәвенә 4000 сум бурычы булганын да белгән.
Ә 25 яшьлек кыз ВКонтакте челтәрендә «танышы» әнигә акча салырга кирәк, дип сорагач, банк картасы номерын биргән. Әмма акчасы картага күчмәгән, киресенчә, кызның үз картасыннан 4000 сумы юкка чыккан.
57 яшьлек иргә «Центробанк»тан кайчандыр сатып алган сыйфатсыз дару өчен башта 250 мең сум компенсация түләргә вәгъдә иткәннәр, тора-бара бу сумма 450 мең сумга кадәр күтәрелгән. Тик акчаны алу өчен 22 500 сум күләмендә «страховка» түләргә кирәк икән. Югыйсә, өлкән яшьтәге кеше моның кадәр акчаның күктән төшмәгәнен аңларга тиештер дә бит. Компенсация дә эләкми, үз акчасыннан да колак кага ул.
24 яшьлек егет танышы соравы буенча коньяк сатып алганда, алдаучыларга 55 000 сум «бүләк» иткән.
37 яшьлек ир 6 150 000 сумга ия булырга теләп 39 975 сум акчасын югалта. Хатынының телефонына машина оту турында смс-хәбәр килгән. Әмма гаилә авто урынына акча алырга ниятли. Моның өчен интернеттагы акча янчыгында 79 950 сум булырга тиеш икән. 39 975 сум күчергәч, ирнең картасында акчасы бетә. Полициягә язган гаризасында ул «хезмәт хакым 30 000 тәшкил итү һәм өч бала тәрбияләү сәбәпле, бу кадәр акча минем өчен - зур сумма», - дип күрсәткән...
Мондый очраклар арта гына бара. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз. «Танышыгыз шалтыратырга кушты», дисәләр, шул танышыгызга башта үзегез шалтыратып белешеп карагыз. Карта номерын, картаның арттагы өч санын һәм телефон номерыгызны бирмәгез. Нәрсә дә булса оту турындагы хәбәрләргә, зур күләмдә акча күчерергә тәкъдим итүчеләргә ышанмагыз.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев