Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдатмаган

40 мең сум таләп иткән алдаучылар бернигә дә ирешә алмаган. 60 яшьлек хатын аларны үзе куркыткан. Көпә-көндез сәгать өчләр тирәсендә өй телефонына шалтыратканнар. Трубканы алгач, ул киявенең (аңа шулай тоелган): «Әни, минем башымны тиштеләр һәм иягемне сындырдылар. Алар 40 мең сум таләп итәләр»,- дигәнен ишеткән. Аннары трубкадан башка ир: «Акча...

40 мең сум таләп иткән алдаучылар бернигә дә ирешә алмаган. 60 яшьлек хатын аларны үзе куркыткан.
Көпә-көндез сәгать өчләр тирәсендә өй телефонына шалтыратканнар. Трубканы алгач, ул киявенең (аңа шулай тоелган): «Әни, минем башымны тиштеләр һәм иягемне сындырдылар. Алар 40 мең сум таләп итәләр»,- дигәнен ишеткән. Аннары трубкадан башка ир: «Акча бирмәсәң, аның аяк-кулларын сындырып, чүплеккә ташлыйбыз», - дип әйткән. Бу вакытта хатын аның «киявенең» яки «улының» исемен әйтмәвенә игътибар да итмәгән. Шуңа күрә башта ышанган һәм акчаны кая алып бирырга кирәклеген сораган, шулай да кәрәзле телефоннан полиция номерын җыя башлаган. Килеп чыкмагач, тәвәккәлләп: «Алло, полиция, наряд жибәрегез, миннән акча даулап шалтыраталар» - дип кычкырган. Тегеләр тиз генә трубканы куйганнар һәм башка шалтыратмаганнар. Хатын исә полициягә шалтыратып, ни булганын сөйләгән, аннары киявенең телефон номерын җыйган. Тегесе өйдә исән-сау икән. «Мондый алдау очраклары турында ишеткәнем бар, - ди хатын. - Әмма «кияү»нең тавышы шулкадәр кызганыч булгач, ул дип уйладым. 40 мең сум минем өчен зур акча, чөнки эш хакымның күләме аз».
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезгә «фаҗигале очрак булды, акча кирәк» дип шалтыратсалар, тынычланырга тырышыгыз. Якыннарыгызга шалтыратыгыз, бәлки алар бу вакытта өйдә һәм исән-саулардыр. Үзегезне алдарга ирек бирмәгез.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев