Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдакчыга ышанып...

Сатучылардан ташлама сорап, бер хатын 15 мең сум акчасыннан колак каккан.

Берничә көн эчендә алдаучылардан дүрт кеше зыян күргән. Беренче очракта 27 яшьлек хатын сәгать сатып алмакчы булган. Аңа хәтта ташлама ясыйбыз дигәннәр, ләкин нәтиҗәдә, 15 мең сум акчасын күчереп, ул акчасыз да, сәгатьсез дә калган. Җинаятьчегә күпме шалтыратса да, тегесе телефонын алмаган. Калган очракларда билгесез адәмнәр шалтыратып, үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип таныштырганнар, кешеләргә акчаларын югалту куркынычы турында сөйләп, «ярдәм» тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә өч түбәнкамалы 126 мең сумнан коры калган.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев