Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдаганнар

25 яшьлек хатын, бала арбасы сатып алырга теләп, алдаучыларга 14 мең сум «бүләк иткән».

«Авито» игъланнар сайтына кереп, ул баласы өчен арба эзләгән. Аңа 14 мең сумлыгы ошаган. Ул сатучыга тагын фотолар җибәрүен сорап язган. Шалтыраткач, трубканы ир кеше алган, арбаны «Эшлекле линияләр» транспорт компаниясе аша җибәрәчәген әйткән. Әмма башта хакын тулысынча түләргә кирәк, дигән. Хатын акчаны түләгән, түләве турында хәбәр иткән, күпмедер вакыттан соң теге сатучы хатынны «кара исемлеккә» керткән һәм аңа шалтырату мөмкин булмаган. «Эшлекле линияләр» компаниясендә мондый заказның булмавын әйткәннәр. 
Түбән Кама полициясе товар яки билгеле хезмәтләр өчен акчаны алдан түгел, ә алгач кына күчерергә киңәш итә. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X