Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Аңа – диңгез тубыктан

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган йөртүчене куып йөргәннәр.

Хәл иртәнге сәгать 4тә була. Бер ир дежур частька мөрәҗәгать итеп, Тукай урамындагы 17 нчы йорт янында торган машинасының юкка чыгуын җиткерә. Инспекторлар машинаны Яшьлек һәм Корабельная урамнары чатында тапкан. Йөртүчесенә туктарга кушкач, анысы тизлекне арттырып, юлны дәвам иткән. Күпмедер вакыттан соң бер йорт ишегалына кереп, чит ил машинасына бәрелеп туктагач, автомобильдән чыгып качмакчы булган. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары кулыннан ычкына алмаган.
Соңрак ачыкланганча, машинаны урлаучы – автомобиль хуҗасының туганы. Алкотестер аның исерек икәнен дә күрсәткән.
Сүз уңаеннан, бер атна эчендә Түбән Камада машина руле артына «салган» килеш утыручы 17 йөртүче ачык-ланган, шуларның берсе инде икенче тапкыр тотыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев