Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

17 яшендә кеше үтерүче?..

2 гыйнвар иртәсендә дежур бүлеккә Красный Ключ поселогының Центральная урамында 14нче һәм 16нчы йортлары янында ир кешенең мәете ятуы хакында хәбәр итәләр. Вакыйга булган урынга килеп җиткән полицейскийлар 41 яшьлек ир-атның тәнендә кыйналган эзләр күрәләр. Мәетнең баш һәм аяк киеме дә булмый. Бу җинаятьне кылуда шикләнеп,"кайнар эз"ләрдән 17 яшьлек егет...

2 гыйнвар иртәсендә дежур бүлеккә Красный Ключ поселогының Центральная урамында 14нче һәм 16нчы йортлары янында ир кешенең мәете ятуы хакында хәбәр итәләр. Вакыйга булган урынга килеп җиткән полицейскийлар 41 яшьлек ир-атның тәнендә кыйналган эзләр күрәләр. Мәетнең баш һәм аяк киеме дә булмый.

Бу җинаятьне кылуда шикләнеп,"кайнар эз"ләрдән 17 яшьлек егет тотыла. Егетнең сөйләве буенча, 1 гыйнварда кичке бишләр тирәсендә алар трамвайга утырып Красный Ключ поселогына китәләр, юлда мәрхүм булган түбәнкамалы белән танышалар, Компания Яңа елны билгеләп үтәргә дип беренче очраган йортның подъездына керә. Хәйран гына эчеп алгач, ике егет һәм яңа танышлары арасында гауга чыга. Гаепләнүче йодрыгы белән яңа танышының башына суга. Егетләр урамга чыккач та тынычланмыйлар, ир-атның эченә сугып, аны салкында калдырып китәләр. Ул бичара 41 яшендә яңа танышлары кулыннан ерткычларча үтерелер дип уйламагандыр да.

Кулга алынган бу адәм үз гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Гомеренең иң матур, яшьлегенең иң күңелле чакларын - 15 ел аңа төрмәдә үткәрергә туры киләчәк.


 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X