Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

"Йөрәкләрдә ялкын барда..."

Мәгариф ветераннары Советы президиумы әгъзалары шушы көннәрдә чираттагы очрашуга 29 нчы мәктәп музеена җыелдылар.

Очрашу өчен бу урынны сайлау очраклы булмады: бу мәктәп һөнәри яктан президиум рәисе Равис Шакировка бик якын. Ул биш ел дәвамында анда директор булып эшләгән. Мәктәп музее да аның инициативасы буенча ачылган, капиталь  ремонт үткәрү өчен спонсор оешма табылган, музей бүлмәсе заманча җиһазландырылган. Ата, укытучылар, укучылар көче белән музей экспонатлар белән тулыландырылган. Һәм инде ике елдан соң (2018 елда) аңа республика статусы бирелгән. Экспозицияләр белән танышып чыгу ветеран-педагогларга да бик кызыклы булды.

Билгеле, пандемия сәбәпле, утырышта катнашучылар саны да чикле иде. Кунакларны ачык йөз белән музей активы – укучылар каршыладылар һәм  мәктәп директоры Илдар Габделәхәтов сәламләде. Утырыш барышында шәһәрнең мәгариф ветераннары Совет рәисе Равис Шакиров ветеран оешмасының 2020-2021 уку елындагы эшен яктыртты. Ветераннар оешмаларында өч меңгә якын (2981) ветеран торуын, шуларның меңгә якыны (957) эшләүчеләр булуын, ветераннарның уртача яше – 63 яшьтә (1991 елның октябрь аенда, оешманың барлыкка килгән вакытында – 56 яшь)  икәнлеген әйтеп узды. Ветеран-педагоглар актив тормыш алып баралар. Алар күп конкурсларда – “Иҗади байлык”, “Яңгыра, җыр, киңлекләрдә!” бәйгеләрендә катнашып җиңүче булалар, призлы урыннар яулыйлар.

Оешма “Иң яхшы ветеран оешмасы” исемендә барган муниципаль бәйгедә өченче урын яулады. Мәктәп оешмаларында торган ветеран-педагоглар шәһәр һәм авылларның җәмәгать тормышында, яшь буынны героик-патриотик юнәлештә тәрбияләүдә актив катнашалар, авыруларның, ярдәмгә мохтаҗ коллегаларының хәлен белешеп, аларга рухи һәм материаль ярдәм күрсәтәләр. Утырышта шулай ук президиум әгъзалары Лидия Тартмина, Рушания Габбасова, Ольга Козина чыгыш ясадылар. Алар авыл җирендә яшәүче ветераннар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Педагоглар җитмәү сәбәпле, авыл мәктәпләрендә күп кенә укытучылар өстәмә курслар  үтеп башка фәннәрне укытырга мәҗбүр икәнлекләре дә ассызыклап үтелде.

Ияләнгән ритм белән барган тормышыбызга пандемия үзенең яңа таләпләрен кертте. Хәзер инде күпләп очрашып, сөйләшеп утырулар сирәгәйде. Ләкин актив тормыш алып баручыларга үзләрен читлектә итеп хис итәргә авыр. Аларның һәрвакыт аралашып, фикерләр уртаклашып, тәҗрибә бүлешеп яшисе килә. Мәгариф ветераннары Советы президиумы әгзалары шундыйлардан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев