Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбәнкамалы Җәүдәт Зыятдинов үзенең 95 яшен билгеләп узды

Җәүдәт Зыятдинов соңгы 35 елда — Түбән Камада, хәзерге вакытта улы белән Төзүчеләр бистәсендә яши.

Түбәнкамалы Җәүдәт Зыятдинов үзенең 95 яшен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары, туганнары һәм җирле үзидарә рәисе котлады. Юбилее уңаеннан, Җәүдәт бабайга, Кремльдән котлау хаты да килгән иде. 

Җәүдәт Зыятдинов соңгы 35 елда — Түбән Камада, хәзерге вакытта улы белән Төзүчеләр бистәсендә яши. Ул бирегә 1988 елда гаиләсе белән Белорецкидан күченеп кайта. Кече улы Фәрит Зыятдинов әйтүенчә, алар һәрвакыт дус һәм күңелле яшиләр.

«Олы абый монда яши иде инде. Башка туганнар әни янында булды. Менә без дә килеп яши башладык. Түбән Кама — бик матур шәһәр, яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылган», — ди Фәрит. 

Зыятдиновлар өч малай тәрбияләп үстерәләр. Соңрак алар әти-әниләренә алты онык бүләк итәләр. Ә хәзер «гаилә агачы» өч оныкчыкка кадәр үскән. Кызганычка каршы, аларның барысы белән берьюлы еш күрешү һәм аралашу мөмкин түгел. Җәүдәт Зыятдиновка кече улы һәм оныгы Эльвира бигрәк якын. Чөнки тол калганнан бирле, соңгы ике елда аларның ярдәме аеруча зур. 

«Әби исән чакта, бабай креслода утыра, ә әби монда — караватта ята иде. Ул әбигә берничек тә ярдәм итә алмавына бик борчылды. Әби үлгәч, беренче елында бик нык елады. Ә мин аның өчен борчылдым. Ләкин түзәргә туры килде, Аллага шөкер, хәзер җиңелрәк. Бабайның кан басымын даими үлчәп торабыз. Басымы яхшы, — дип сөйли оныгы Эльвира Газиева.

Әйе, 95 яшьлек Җәүдәт Зыятдинов сәламәтлегеннән зарланмый. Начар ишетүе генә бераз кыенлык тудыра. Аның табибларга мөрәҗәгать иткәне юк диярлек, дарулар эчми, ә менә ашау-эчү ягына таләпчән. Туганнары «анда табигый иммунитет» диләр һәм биш елдан соң 100 еллык юбилеен да билгеләп үтәчәкләренә чын күңелдән ышаналар.

Анжелика Степанова
Фото ntr-24.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев