Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Каманың беренче төзүчесен юбилее белән котладылар

Түбән Каманың беренче төзүчесе Людмила Журова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле дата белән аны Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Евгений Королев исемендәге политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова котлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Людмила Филипповна 1942 елда әти-әнисен югалта, балалар йортында тәрбияләнә. Яшь вакытта Мәскәү янындагы металлургия заводында токарь булып эшли.

1961 елда Түбән Каманың бөтенсоюз комсомол удар төзелешенә килә. «Татэнергострой»ның «Жилстрой» структур бүлекчәсендә эшли.

«Игелекле, эчкерсез һәм сизгер булып калыгыз. Юбилей сезгә яңа көч һәм җылы өметләр бүләк итсен, 90 яшегездә иртә белән илһам килсен һәм һәр кич йөрәккә шатлык бүләк итсен. Яраткан шәһәребез өчен рәхмәт сезгә. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне белән!» — дип яза социаль челтәр сәхифәсендә Татьяна Куприянова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев