Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Екатерина Демидовна Свердловск өлкәсендә туган.

Чәршәмбе, 9 август көнне Түбән Камада яшәүче Екатерина Булаева йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәнен бер гасырлык юбилее белән Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина котларга килде. Ул юбилярның кызына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Екатерина Демидовна Свердловск өлкәсендә туган һәм пенсиягә чыкканчы «Кировоград бакыр эретү комбинатында» икътисадчы булып эшләгән.

Ул «Тыл хезмәтчәне» һәм «Хезмәт ветераны» исеменә ия, шулай ук озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Түбән Камага Екатерина Демидовна 2018 ел башында күченеп килгән. Аның ике баласы һәм өч оныгы бар, оныкчыклары да өчәү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев