Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада сугыш ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Пелагея Федоровна 1923 елның 16 августында Биләр районы Абалдуевка авылында (хәзерге Алексеевск районы) туган.

Үзенең 100 яшьлек юбилеен сугыш ветераны Пелагея Ильина билгеләп үтте. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов котлады.

Ул сугыш ветеранына ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Пелагея Федоровна 1923 елның 16 августында Биләр районы Абалдуевка авылында (хәзерге Алексеевск районы) туган. 6 сыйныф тәмамлаган.

1941 елда әтисен фронтка алалар. 1942 елның декабрендә аңа да повестка килә һәм аны хәрби комиссариаттан Казанга, ә аннары Горькийга җибәрәләр. Пелагея Федоровна 196 нчы зенит полкына эләгә, анда өлкән ераклык үлчәүче (старший дальномерщик) була. Ул прибор белән цельне билгели, аның күрсәтмәләреннән соң, самолетларны бәреп төшерәләр.

Аны 1945 елның 29 апрелендә Горькийдан Ерак Көнчыгышка Япония белән чикне саклау өчен җибәрәләр. Ул Җиңү турында поездда барганда ишетә. Ерак Көнчыгыштан 1945 елның 25 ноябрендә Казанга, ә аннары туган авылына кайта.

1945 елның декабрендә идарәдә хисапчы булып эшли башлый. Ә 1946 елда авыл советы секретаре итеп билгеләнә. 1949 елда фронтовик-пулеметчыга кияүгә чыга, 6 бала үстерә, шулай ук колхозда эшләвен дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев