Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада Өлкәннәр көнендә ташламалы бәядән чәч кистерү мөмкин булган чәчтарашханәләр исемлеген бастырабыз

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне.

Муниципаль районда 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, елдагыча хөрмәтләү чаралары уздыру каралган. 

1 октябрьдә түбәндәге чәчтарашханәләрдә өлкән яшьтәгеләр ташламалы бәядә (100 сум) чәч кистерә алачак: «Фея» (Химиклар пр., 25); «Темма» (Химиклар пр., 25); «Джейла» (Шинчылар пр., 43); «Шик» (Бызов ур., 18); «Matrixх» (Мурадьян ур., 4); «Шкатулка красоты» (Төзүчеләр пр., 28); «Кредо» (Тынычлык пр., 66/2); «Темма» (Тынычлык пр., 28); «Темма» (Тынычлык пр., 50); «Темма» (Тынычлык пр., 58); «Ирина» (Төзүчеләр пр., 32); «Чио-Чио» (Б. Урманче ур., 15) — «Олимп» сәүдә үзәге; «Рафаэлла» (Гагарин ур., 40); «Золушка» (Химиклар пр., 94); «Чио-Чио» (Корабельная ур., 44) — «Якорь» сәүдә үзәге; «Чио-Чио» (Көньяк, ур., 7) — «Магнит» сәүдә үзәге; «Чио-Чио» (Вахитов пр, 2ж) — «Магнит» сәүдә үзәге; «Чио-Чио» (Менделеев ур., 37) — " Барс-4″ сәүдә үзәге; «Темма» (Студентлар ур., 10). 

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә 1 һәм 2 октябрьдә Чишмәле урамы, 4а адресы буенча урнашкан саунада (1 сәгате 130 сум); 3 һәм 4 октябрьдә иртәнге тугыздан өчкә кадәр «Сәламәтлек комбинаты» нда (Гагарин ур., 21) — (3 сәгать мунча керү 250 сум) ташлама булачак.

Кама Аланы бистәсендә дә өлкән яшьтәгеләргә ташламалы бәядә хезмәт күрсәтү каралган. 2 октябрьдә барлык чәчтарашханәләрдә 30 процент ташлама белән чәч кистерергә мөмкин. 4 октябрьдә — хатын-кызлар, 5 октябрьдә — ир-атлар бушлай мунча керә алачак. 

Үзегез белән пенсия таныклыгы алырга онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев