Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераны 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Хәзер Бөек Ватан сугышы героеның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераны Зинур Дәүләткиров 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның кителен күп санлы медальләр бизи, шулай ук ике Кызыл Йолдыз ордены, «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, шулай ук «Җиңүгә керткән өлеше өчен» ордены бар. Ләкин 18 яшендә фронтка киткәндә, Зинур Дәүләткиров бу хакта хыялланмый да.

Фронтта ул Мәскәүдән 100 километр ераклыктагы алгы сызыкка эләгә. Сугыш елларында радист һөнәрен үзләштерә, аннары артиллериядә наводчик була. Курск дугасындагы данлыклы танк сугышында катнаша. Шунда ук яралана да. Ике айдан соң яңадан сафка баса һәм 95 нче гвардия полкы составында Зинур Дәүләткиров, 76 миллиметрлы полк пушкасы наводчигы, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Җиңүне дә шунда каршылый.

1952 елда өйләнә, хатыны белән ике бала үстерәләр. Хәзер Бөек Ватан сугышы героеның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Ветеранны юбилее белән котларга бик күп кеше килгән иде. Зинур абый РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан бүләк тапшырылды, ә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин юбилярны шәхсән үзе килеп котлады һәм озын гомер теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев