Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып медосмотр уздыра

Ике поликлиникага 12 сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 82 тол хатыны һәм 234 тыл хезмәтчәне беркетелгән.

Түбән Камада үзәк район хастаханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып медицина тикшерүе уздыра.

Ике поликлиникага 12 сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 82 тол хатыны һәм 234 тыл хезмәтчәне беркетелгән.

Медицина хезмәткәрләре аларның һәрберсенең өенә килеп, тикшерү үткәрә, кардиограмма төшерә һәм анализ өчен кан ала.

Киләсе этапта ветераннар янына оториноларинголог, хирург, офтальмолог һәм невролог кебек табиб-белгечләр бригадасы килә. Медицина хезмәткәрләре килү турында алдан ук телефон аша кисәтәләр.

Тест нәтиҗәләре участок терапевтларына килә, алар кабат тикшерү үткәрәләр. Кирәк булса, пациентны Түбән Кама Үзәк медицина хастаханәсенең стационар бүлегенә дәваланырга җибәрәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев