Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама районында яшәүче өч кеше быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Шәһәр-районда 90 яшьтән өлкән булган 788 кеше яши.

Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 78 059 пенсионер яши, бу халык санының 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова сөйләде.

Моннан тыш, шәһәр-районда 90 яшьтән өлкән булган 788 кеше яши. Шуларның өчесе быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

«Хәзерге вакытта төп игътибар өлкәннәрне карау мәсьәләсенә бирелә. Социаль хезмәт вәкилләре 80 яшь һәм аннан өлкән ялгыз гражданнарның өйләрендә була. Узган елда социаль хезмәткәрләр 3 295 кешенең өйләрендә булды», — дип билгеләп үтте Романова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев