Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама муниципаль районда барлыгы 68 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши

Шуларның 788 енең 90 яше тулып узган.

Бүгенге көндә муниципаль районда барлыгы 68 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши, шуларның 788 енең 90 яше тулып узган, өчесе быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу хакта җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова сөйләде. 

80 яшьтән өлкән ялгыз әби-бабайларның өйләренә социаль хезмәт вәкилләре килеп йөри. Быел шундый 3295 кешенең өйләренә бару каралган. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәребездә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырылып килә. Узган ел урын өстендә ятучы 630 түбәнкамалыга ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук «Содействие» оешмасы тарафыннан дүрт сәгатьлек хезмәт күрсәтү белән «Сиделка» проекты эшли башлый. 

«Милосердие» үзәге базасында хәтерен югалткан өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли. Биредә адаптив физик культура, психологик дәресләр, лекцияләр, һәм башка чаралар үткәрелә. 

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елында өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бирергә тәкъдим итте. «Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү мөһим, без аларга яшәү өчен яхшырак шартлар тудырырга тиешбез», — диде ул. 

Шунысын да искәртү урынлы булыр: 16 октябрьдән Түбән Камада Өченче буын университетында укулар башлана. Хәзер аңа гаризалар кабул ителә. Өченче буын университеты инде 12 ел уңышлы гына эшләп килә. Шунысы куанычлы — биредә шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Узган 2022-2023 уку елында 9 юнәлеш буенча 60 кеше укыган. Аларның күбесе шәһәркүләм үткәрелгән чараларда, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә, спартакиадаларда актив катнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев