Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама мэры тыл ветеранын юбилее белән котлады

Гомәр Сафинга 95 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәне Гомәр Сафин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Түбән Кама мэры Рамил Муллин аны юбилее белән котларга килде. Ул ветеранга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелек теләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлауларын да тапшырды, дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Гомәр Хуҗи улы Аксубай районы Щербень авылында туган. Гаиләдә биш бала, ул иң олысы була. Әтисе фронтка киткәч, әнисенә ярдәм итәр өчен аңа колхозда төрле эшләрдә эшләргә туры килә.

1943 елда аны артельгә хисапчы итеп эшкә алалар. Аннары өч ел армиядә хезмәт итә. Кайткач, Гомәр Хуҗи улы туган авылында эшли, авыл Советы депутаты була, баш бухгалтер, колхоз рәисе булып та эшли. Пенсиядә дә хезмәт итүен дәвам итә: профсоюз рәисе, авыл советы секретаре була.

«Минем бөтен хезмәтем һәм тормышым кешеләр белән аралашып үтте. Мине өлкән иптәшләр, эшчеләр өйрәтте һәм мин яшьләрне өйрәттем. Мин һәркемгә бик рәхмәтле. Үзара ярдәм итү һәрвакыт бик мөһим булды», — диде юбиляр.

Гомәр Хаҗи улы фронтовиклар һәм авылдашлары турында күп яза. Аның очерклары нигезендә 2022 елда татар телендә «Авылдашлар — чордашларым» китабы басылып чыга. Очрашу вакытында автор үзенең бер басмасын Рамил Муллинга да бүләк итте.

Гомәр Хаҗи улы җәмәгать тормышы белән актив кызыксына: газета һәм журналлар яздыра, хоккей һәм футбол карый, һава торышы нинди булуга карамастан, урамга чыгарга тырыша. 

Үз тормышы турында сөйләде, шаяртты, бергәләп бүгенге эшләр турында фикер алыштылар. Озын гомерле булуының сере — беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәүдә һәм барлык үпкәләрне кичерә белүдә дип саный Гомәр Хаҗи улы.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты видеосыннан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев