Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Рамил Муллин Түбән Камада яшәүче Надежда Лапаеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Мэр 100 яшен тутырган түбәнкамалыга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Рамил Муллин Түбән Камада яшәүче Надежда Ивановна Лапаеваны бер гасырлык юбилее белән котлады.

Мэр 100 яшен тутырган түбәнкамалыга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыды. 

«Сез күпкә яшь күренәсез, — дип белдерде Рамил Муллин. — Һәрвакыт шундый ук амбицияле һәм күтәренке кәефле булыгыз. Сезгә нык сәламәтлек телим, сез — үрнәк алырлык шәхес».

Озын гомерле шәһәрдәшебезне котларга Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның ярдәмчесе дә килде. Илгизә Солтанова Надежда Ивановнага мамык шәл тапшырды. 

Надежда Ивановна юбилеен гаиләсе белән билгеләп үтә, аның дүрт кызы, сигез оныгы, тугыз туруны (правнук) һәм оныгының оныгы да бар (праправнук).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев