Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Картаямени соң йөрәк?

Берегиня» клубына йөрүче пенсионерлар бик активлар. Без еш очрашып, аралашып торабыз. Төрледән-төрле чараларда катнашабыз, гомумән актив тормыш рәвеше алып барабыз.

Туган ягыбызга алтын-сары төскә күмелгән көз фасылы аяк басуга, үзебезнең бакчаларда үскән нигъмәтләрне күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр өчен, ел саен «Көзге уңыш» дип аталган күргәзмә оештырабыз. Быел, 14 сентябрьдә «Мирас» мәдәният йортында уздырылган күргәзмә унынчы– юбилей елы булды.
Жәй көнен хәтерләткән бик жылы һәм кояшлы көн дә, пен-сионерларга бакчаларыннан үзләре үстергән бик күп төрле яшелчәсен, җиләк-җимешен, китереп куярга ярдәм иткән кебек булды.
Күргәзмәдә, елдагыча, 20 дән артык пенсионер катнашты. Кагыйдә буенча, җиңүчеләрне биш төрле номинациядә бүләкләделәр. Ә нәтиҗә ясау мәртәбәле жюрига (аның әгъ-залары һәм рәисе «Мирас» мәдәният йорты директоры Роза Хасанова) бик җиңелләрдән булмады. «Яшелчәләр» номинациясе буенча җиңүче – Үчкә авылыннан Флюзә Хәйруллина. Ул инде бу күргәзмәдә 10 ел буе катнашып килә, быел да дәрәҗәле икенче урынга лаек булды. Аның бакчасында алагаем зур кабаклар һәм башка күп төрле яшелчәләр үсә.
Беренче елын гына катнашкан Рәсимә Исхакова күргәзмәгә кара помидорлар алып килгән иде. Шушы гадәти булмаган помидор аңа икенче урынны яуларга ярдәм итте. Өченче урынга Раилә Мавликова һәм Раиса Кочергина лаек булдылар. Ә Нургали Дәүләтшинга жюри әгъзалары беренче урынны билгеләде.
«Җиләк-җимеш» номинациясендә беренче урынга Рәфыйк Мерзов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннар Тәскирә Шәкүрова һәм Мария Фёдорова арасында бүленде.
«Наслаждаемся ягодами» номинациясендә Раиса Бикмур-зина беренче урынга, Рәмзия Шәймәрданова икенче урынга лаек булдылар.
«Көзге композиция» номинациясендә икенче урын Лариса Чупашовага, өченче урын Нина Еникеевага бирелде.
«Консервлау һәм кулинария» номинациясендә унынчы ел рәттән жюри әгъзалары (алар һәр ел икенче составта була) миңа – Земфира Рәхимовага беренче урынны биреп килә. Мин күргәзмәгә 14 төрле ризык алып килдем. Шулар арасында беренче мәртәбә әзерләгән күп катлы (бер каты кабак) гөбәдия, «Фантазия» салаты, кишер торты, «Угадай мелодию» дип аталган кайнатма аерылып торды. Кайнатманың ниләрдән ясалганын белүчеләр булмады. Мин аны туралган кабак, аңарга кушылган лимон, туңдырылган кара карлыганнан кайнаттым.
Камыр ризыклары буенча, беренче урын Галина Богатырёвага билгеләнде. Быелгы күргәзмәдә беренче мәртәбә күмәкләп катнашучылар булды. Алты кешедән торган «Незабудки» җыр ансамбле солистлары яшелчә-жиләкләрдән композиция ясап, икенче урынга лаек булдылар. Өченче урын Лиюзә Хәбибуллинага бирелде. Ул газ мичендә фаршланган кабак пешереп алып килгән иде.
Спонсор Роза Хәсәнова җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Күргәзмә катнашучыларга да, килүче кунакларга да бик ошады. Алар өчен махсус сәгать ярымлык концерт программасы да оештырылган иде. «Киләсе елга тагын киләбез» – дип, бар катнашучылар һәм кунаклар күтәренке кәефтә таралыштылар. Лаеклы ялда булып та, тынгы белмәс пенсионерларыбызга, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.

Земфира Рәхимова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев