Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Авырлыкларга бирешмәгән

Кама Аланында яшәүче тыл хезмәтчәне Әлфия Саттарова үзенең 95 яшен билгеләп үтте.

Әлфия Ярулла кызы Аксубай районында күп балалы ярлы гаиләдә туган. Өченче сыйныфта укыганда сугыш башлана һәм кыз, укуын ташлап, колхозга эшкә керергә мәҗбүр була. Үсмер чагыннан ук авыр эшләр башкарырга туры килә: урман кисәргә дә йөри, басуда җир дә сөрә, печән дә чаба. 20 яшендә Үзбәкстанга китә, шунда кияүгә чыга. 

Әлфия апага үз гомерендә бик күп сынаулар һәм авырлыклар кичерергә туры килгән. Төзелештә дә эшләгән, томат цехында хезмәт куйган, санэпидемстанциядә дезинфектор булган... 

Алар ире белән бергә 6 бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер Әлфия апаның 19 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар икән. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов та Әлфия Ярулла кызын юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Фото e-nkama.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев