Туган як

Авылыбызның үрнәк балалары һәм “олы апа”

Күзләр – күңел көзгесе диләр. Минем язмам героеның күз карашлары ук ягымлы, якты. Мин кергәндә Гайшә апа тавыклары белән мәш килә иде. Үзем генә калганда иптәш булалар, күңелсезләнергә ирек бирмиләр дип, яше 81гә җитсә дә, кызлар җитезлеге белән кулыннан килгәнне эшләргә, хуҗалыкта ярдәм итәргә тырыша ул.

Бер авылда торсак та, дөресен генә әйткәндә, мин аны ишетеп кенә белә идем. Алар түбән очта, без югары очта дигәндәй. Шулай да, яхшы күңелле кеше икәнен белеп, үзен күрәсем килеп, өйләренә барырга уйладым.

Җыйнак кына пөхтә итеп җыештырылган авыл өе. “Аякларың туңмасын, шушы җылы итекләрне киеп куй әле, малайлар алып кайтып кына тора. Мине авырудан саклыйлар, рәхмәт төшкереләре” – дип, миңа җылы итекләр сузды. Өлкәннәр җылылык ярата, шуңа да бәлки, күңелләре дә җылы, мәрхәмәтледер.

Гайшә апа Тукай районы, Иске Чәрдәле авылыннан икән. Егерме ел Ташлык авылында яшәгән. Аннан соң язмышы безнең авыл белән бәйләнгән,  Кияүгә чыгып, 30 елдан артык ятимнәргә “олы апа” булып, күңел җылысын биреп яши ул. Нигә “олы апа” дисезмме? Чөнки малайлар: “Әни диеп әйтә алмыйбыз, син безнең олы апабыз булырсың” дигәннәр. Дөрес, әни ул бер генә була. Әниләренең хакын хаклап, намаз саен дога кылып, балаларымның исән-сау йөрүен теләп, яшәп ятам шулай” – ди Гайшә апа. Нурлы кеше картаймый диләр. Дөрестер, аның да гел елмаеп сөйләгәннәре җанга рәхәт. Мактанмый, ничек бар – шулай сөйли.

Матур гына яшәгән вакытта Венера апа үлеп китә. Рәшит абый ике малай белән ялгыз кала. Балалары үсеп җитсә дә, күңеле китек булгач, үзенә тиң булырдай, тормыш итәрдәй хатын эзли. Аңа Гайшә апаны димлиләр. Язмыш шундый нәрсә бит ул, сыналганны гел сыный. Сигез ел бергә яшәгәннән соң Рәшит абый да вафат була. Бу – 2003 ел була. Илсур гаилә корырга өлгерә, ә  Рифнур Зәй шәһәрендә милициядә эшли. Авыл халкы шулай бит инде: Гайшә апа кая барыр инде дип, кызыксына башлый. Бу хәбәр Илсурга да килеп ирешә. Барысын шаккаттырып, “Кая барсын, беркая китми. Үлгәнче шушы йортта яшәячәк” – дип сөйләшүләргә нокта куя. Ата-анага мәхәббәт халкыбызның канына сеңгән. Әти-әниләргә миһербанлы булсаң, сине дә  балалар ярдәменнән ташламас. Илсур белән Рифнурга да кешелекле булсыннар дип, дөрес тәрбия биргәннәр Рәшит абый белән Венера апа.

“Бу минем язмыш кына түгел, бәхетем дә. Үземнең бер генә малай иде. Хәзер менә, Аллаһның биргәненә шөкер, өчәү булдылар” – ди Гайшә апа.

Безнең авылга килгәндә 54 яшендә булуына карамастан, фермада бозаулар караганын да искә алыйк. “Тырыштым, болай да күңеле китек балалар моңаймасыннар дип, кайтуларына тәмле ризык әзерлим, күчтәнәчләрсез озатмыйм” – ди Гайшә апа. Кайтуларына өйдә кеше булгач, малайларга да рәхәт. Ябык ишеккә кайтып керүләре дә, бикләп чыгып китүләре дә бик авыр. Киткән чакта ялгыз йорт: “Тагын ташлап китәсезмени?” дип әйтеп калган кебек бит ул.

Тагын бер мәртәбә миһербанлылык каян килә дип сорар идем. Рифнур белән Илсур кебек балалар күбрәк булсын иде. Пәйгамбәребез: Атаның балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия” дигән.  Гамәлләрнең яхшысын да яманын да күрүче бер Аллаһ.

Дәвалану өлкәсендә эшләгәнлектән төрле хәлләргә дучар булганнарны күрергә туры килә. Бер гыйбрәтле хәл сөйләп үтим әле.

Палатада дәвалану үтеп, дәваханәдән чыгарга әзерләнгән бер ханым елап утыра. “Нигә елыйсың, өеңә кайтасың бит. Башка авырма” дигәч, “Өем булса кайтыр идем дә, барыр җирем юк. 20 ел яшәгәч, ирем үлеп китте. Ә балалары йортларын сатып, мине урамда калдырдылар. Бик яхшы, тәрбияле балаларга охшаганнар иде, югыйсә. Туган көннәремдә искә алалар иде. Кем уйлаган картлык көнемдә нинди язмыш көткәнен. Бер ел урын өстендә яткан әтиләрен карадым. Ул вакытта яхшылар кебек иде” – ди ул.

Кем гаепле, сәбәбе нидәдер – барысы да Аллаһ кулында. Бәлки кайчандыр бала ялгыш юлдан кереп киткәндер? Ата-ана безнең җәннәтебез дә, җәһәннәмебез дә. Рәшит абыйның улларына да җәннәт ишекләре ачылып куелыр. “Гаиләдә иң җылы, иң мәрхәмәтле җан Ана булырга тиеш. Мин бу хакта  беркайчан да исемнән чыгармадым” – ди Гайшә апа.

Күзе авыртып киткәч, уллары Әлмәт каласына алып барганнар. “Авырырга ирек бирмиләр, хәзер килеп җитәләр” – дип елмая ул. Илсурның хатыны гел хәлен сорашып-белешеп тора икән. Йортларын да туган йортларыннан ерак түгел, бакча башына гына салганнар. Рифнур да еш кайтып йөри авылга. Шундый мәрхәмәтле улларына гел яхшы теләкләр теләп кала Гайшә апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: