Туган як

Акылны сорап алмыйлар, тормыш үзе аңлата

Малаең өйләнгәч, синеке булмый икән. Холкын да үзгәртәләр, олтан да ясыйлар...

Кәримә апага малае өйләнүе турында хәбәр иткәч, бик сөенеп: «Вакытында оя коруың бик әйбәт, улым, дөрес эшлисең», – дип ризалыгын бирде. Минут эчендә хыялларга бирелеп, оныклар үстерү, бергә тату яшәү турында хыялланды. Куанычлы мәшәкатьләр белән туйга әзерләнгәндә, «мәрхәмәтле килен насыйп булсын» дип теләргә генә онытты.

Кәримә апа улы белән шәһәрдә эшләгәнлектән, инде күптәннән, авылдагы өйләрен калдырып, шәһәрдә өч бүлмәле квартир алганнар иде. Кайчакларда әнисе авылга кайтырга теләсә дә, улы: «Үзеңчә яшә, ял ит, үзеңә – үзең хуҗа», – дип җибәрмәде.

Менә йомшак мамык мендәрләргә бастырып, бал-майлар каптырып килен төшерделәр. Ул килененә яратып, «кызым» дисә дә, килен генә «әни» дип әйтергә ашыкмады. Әле алай гына да түгел, аягы керсә – башы кермәгән борын: «Синең авылда йортың бар түгелме соң? Без хәзер үзебез бер гаилә. Балабыз булачак, нигә безгә чит кеше», – дип, каенанасын квартирдан куа башлады. Малайга әйтсәм, барыбер ышанмас дип, сабыр итәргә булды, үпкәсен эченә йотты ана. Ә килен ире кайтуга: «Кайттыңмы, матурым, ашарыңа да әзерләп куйдым», – дип иренең бер алдына, ике артына төшеп, тасма телләнде. Кәримәнең пешереп куйган ризыкларын кыстап-кыстап ашатты. Улы: «Син дә әни кебек тәмле пешерәсең икән», – дип, мактап ашады, ә газиз ананы чакыручы, искә алучы да булмады.

Килен көн саен улын әнисенә каршы котыртты. Кухняда тәлинкә төшеп ватылса да ул гаепле. «Әнә, анаң калтыранган кулы белән бар савыт-сабаны ватып бетерә инде. Үзе йокы бүлмәсенә чыгып качкан. Кайчан ул бездән китә? Тиздән балабыз булачак. Ямьсез карчыкны күргәч, бала куркыр», – дип, көн саен иренең колак итен кимерде.

Кәримә: «И, Аллаһым, сабырлык бир, сабыр канатларымны сындырма», – дип дога кылды. Бәлки авырлы булганга гына шулай кыланадыр, бала тугач тынычланыр әле, дип, түзде. Ичмасам, ярдәм сорар, киңәшләшер, серләшер кешесе дә юк бит. Шулай да ул ялгыз түгел, аның белән – Аллаһы Тәгалә, афәтләрдән Ул гына саклый. Бер михнәтнең рәхмәте булмый калмас әле...

Җәй көннәрендә Кәримә апа балаларына комачауламыйм дип, бакчаларында яши башлады. Әзер җиләк-җимешләрен алырга малае гына килгәләп йөргәндә, беркөнне бакчага килен кеше дә килеп җитте.

Гомер күренмәгәнне ни калган икән дисә, сәбәбе булган икән... Бакча өенең икенче катына менде дә, ирен көтә башлады килен. Ире күренүгә йөгереп төште дә, баскыч төбенә сузылып ятты. Ишектән ире күренүгә: «Әниең мине икенче каттан төртеп төшерде. Балабыз булуын теләми», – дип еларга ук тотынды.

– Әни, ни кылануың инде бу! Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас идем. Киленең дөрес әйтә, син безгә чит кеше. Безнең үз гаиләбез, чыгып китсәң, яхшырак булыр, – дип улы газиз әнисен куып чыгарды. Ә бит әтиләре уллары тугач: «Картайган көндә таянычыбыз булыр, кыз бала кияүгә чыга да китә ул», – дип, ничек сөенгән иде.

Халыкта: «Үз балаңны ничек тәрбияли алмыйсың инде. Ничек тәрбияләсәң, шулай үзеңә кайтыр», – дигән булалар. Кәримә апа да кайда, ничек хата җибәрде икән соң?.. Бәлки, кеше булып калсын, дип әйтергә оныткандыр.

Кая барып бәреләсен уйлап бетермичә: «Исән булсак, ничек тә җае чыгар әле. Баш исән булсын», – дип, олы юлга юнәлә. Озак та көтәргә туры килми, авылдашы аны танып, машинасын туктата. «Кәримә апа, кая барышың», – дигән ягымлы тавышка сөенеп, машинага кереп тә утыра.

Кайчандыр гөрләп тормыш барган йорт та, Кәримә кебек картайган. «Нигә авыштың, миңа үпкәләдеңме әллә?» – дип, өе белән серләшеп торганда: «Кәримә син түгелме соң? Күземә күренәсең дип торам», – дип, күршесе чәйгә чакырды.

Сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәндә баштарак, Кәримә «кунакка гына кайттым» дип алдарга уйласа да, күз яшьләрен тыя алмый, күршесенә эчен бушатты.

– Кайгырма, күршекәем, бергәләп яшәрбез. Бабаем бакыйлыкка күчкәннән бирле үземә генә ямансу, – дип, күршесе аны үзендә калырга кыстады. Кәримә ризалашып, «Аллаһым биргән сынау инде. Сабырлыклар бирсен», – дип, үзе белән күчтәнәчләр булмавына көрсенеп куйды.

Шулай ике ялгыз җан бергә-бергә матур гына яшәп киткәндә, Кәримә бәйрәм алдыннан шәһәргә барып кайтырга булды. Аңа күршесе дә иярде. Базарда тәм-том сайлап йөргәндә, Кәримәнең күзе кул сузып хәер сорашып утырган хатынга төште. Килен дә аларны ерактан ук күреп, танып алган бугай, башын игән. «Киленкәем, син түгелме соң бу?» – дигән сорау һавада асылынып калды.

Кәримә апаның улы икенче хатынга өйләнгән. Беренчесе артык булгандыр инде, куып чыгарган. Бергә торганда «әни» сүзен бер әйтеп карамаган килен: «Әни, син миңа рәнҗегәнсеңдер, бәлки каргагансыңдыр да», – дип гафу үтенде.

– Күңел үзеннән-үзе рәнҗи икән шул. Каргамадым. Тик авырлыклар аша тормыш кадерен, кешенең яхшылыкларын күбрәк күрәсең. Аллаһ барын да күреп, Үзе гадел хөкем чыгара, – дип җавап кайтарды.

Ә киң күңелле күрше өенә, килен дә сыйды. Авылдан шәһәргә кайтканда апалар килен кешене дә үзләреннән калдырмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: