Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

Татарстанда «Минем герой — минем гаилә» дигән акция уза

Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала.

22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой — минем гаилә» дигән акция башланды. Бу хакта медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала. Бары тик социаль челтәрләрдәге аккаунтларыңда Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаиләң тарихы белән уртаклашырга гына кирәк. Язманы #МойГеройМояСемья хэштегы белән билгеләү шарт.

Журналистлар акцияне хуплап каршы алды һәм ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә — 300дән артык, басма сайтларында 178 язма урнаштырды инде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Минем герой — минем гаилә» акциясенә багышланган махсус рубрика ачылды. Анда татарстанлыларның гаилә геройлары турындагы тарихлары урын ала.

Акцияне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та хуплады, ул әтисенең абыйсы — Бөек Ватан сугышында катнашкан Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы хакында сөйләде. Герой тарихлары арасында В. И. Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутскийның әтисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллинның бабалары, махсус хәрби операция волонтеры Мария Ефремованың бабасы үткән юл да бар.

2023 елда социаль челтәрләрдә һәм сайтларда Җиңү көне уңаеннан #МойГеройМояСемья дип аталган мондый акция үткәрү тәҗрибәсе бар иде инде. Әлеге тәҗрибә уңышлы булды — анда 700дән артык кеше катнашты, ә республика гаммәви мәгълүмат чараларында 1 меңнән артык материал урнаштырылды.

Быел оештыручылар һәркемне әлеге акциягә кушылырга чакырды. Татарстанда яшәүчеләр һәм теләгән һәркем социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаилә тарихы белән уртаклаша ала. Алар хакында республика гаммәви мәгълүмат чараларында сөйләячәкләр һәм 9 Майда акциягә кайбер нәтиҗәләр ясалачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев