Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Василий Кириллович Зотин

Түбән Камада яшәүче Юлия Корбанова #МойГеройМояСемья патриотик акциясе кысаларында бабасы Василий Кириллович Зотин турында сөйләде.

«Минем бабам — Василий Кириллович Зотин — 1914 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Алабуга районы Покровское авылында туган. 1941 елда сугыш игълан ителгәннән соң фронтка китә.

Боерык буенча Брянск урманнарына партизан булып хезмәт итәргә җибәрелә. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача үтә. 1945 елның 7 маенда Кенигсберг янында башы яралана һәм уң ягы параличлана. Польша госпиталендә дәваланганнан соң, 1946 елда җиңү белән өенә кайта. Аңа I төркем инвалидлык бирелә.

Хатыны Анна Евгеньевна Зотина белән Татарстан Республикасы Мамадыш районы Соколки авылында яшиләр. Аларның 6 баласы туа. 80нче елларда Түбән Камага күченәләр.

Бабам зур хәрефтән язарлык Чын Кеше, үз Ватанының патриоты иде! Ул 1996 елның 8 августында вафат булды. Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде. Мин һәр елны 9 майда әнием белән аның янына килеп, Җиңү бәйрәме белән котлаганыбызны һәм аңа һичшиксез «День Победы» җырын җырлаганыбызны хәтерлим! Безнең гаилә өчен Җиңү көне — ул үзенчәлекле бәйрәм, һәм, мөгаен, иң мөһимедер — аның турында истәлек оныкларга һәм оныкларның балаларына тапшырыла!»

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев