Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Маннанов Ислам Хәбир улы

Түбән Камада яшәүче Вячеслав Тураев бабасы Ислам Хәбир улы Маннанов турында сөйләде.

 Маннанов Ислам Хәбир улы 1907 елның 23 февралендә Чишмә районының Әмин авылында (хәзерге Башкортостан) крестьян гаиләсендә туган.

1928 елда Казан пехота училищесына укырга керә. 1932 елда, училищены тәмамлагач, Тын океан флотының хәрби-диңгез базасының укчы полкына җибәрелә, анда илнең Көнчыгыш чикләрен яклый һәм япон көчләрен тар-мар итүдә катнаша.

1949 елда подполковник дәрәҗәсендә Латвия ССРның Либава шәһәренә шәһәрнең хәрби коменданты вазифасына күчерелә.

1951 елда Балтыйк шәһәре коменданты урынбасары вазифасын башкара.

1953-1956 елларда Балтыйк шәһәре экипажының өйрәнү батальоны белән командалык итә.

28 ел хезмәт иткәннән соң, 1956 елда отставкага китә.

Хезмәт вакытында ике Кызыл Йолдыз ордены, Кызыл Байрак ордены, Ленин ордены һәм күп санлы медальләр, шул исәптән Японияне җиңгән өчен медале белән бүләкләнә.

  • Җиңү көненә багышланган #МойГеройМояСемья патриотик флешмоб Татарстанда 9 майга кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең сугышта катнашкан яки тыл хезмәтчәне булган туганыгыз турында хикәя белән пост бастырырга кирәк. Пост астына #МойГеройМояСемья хештегы куярга онытмагыз.

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев