Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Игнатий Федорович Плешков

Түбән Камада яшәүче Татьяна Мельникова үзенең бабасы Игнатий Плешков турында сөйләде.

«Игнатий Федорович Плешков — майор, солдатларны сугышка җибәрүгә әзерли, хәрби эшкә өйрәтә, күп бүләкләргә ия була, алар арасында ике Дан ордены бар. Кызыл Йолдыз орденын минем бабамның әтисе сугыш алдыннан, чиктә хезмәт иткәндә ала. Боерык буенча ату тыела, ә чикнең икенче ягыннан кораллы кешеләр баруы күренә, Игнатий Федорович һавага атып, чик бозучыларны борылырга мәҗбүр итә. Кабул ителгән карар өчен ул бүләкләнә.

1941-1945 еллардагы сугыш тәмамланганнан соң ук ул Япон илбасарлары белән көрәшү өчен Көнчыгыш фронтка күчерелә».

Җиңү көненә багышланган #МойГеройМояСемья патриотик флешмоб Татарстанда 9 майга кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең сугышта катнашкан яки тыл хезмәтчәне булган туганыгыз турында хикәя белән пост бастырырга кирәк. Пост астына #МойГеройМояСемья хештегы куярга онытмагыз.

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев