Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Әбүбәкер Шабанович Шабанов

Түбән Камада яшәүче Райфә Дәүләтшина #МойГеройМояСемья патриотик флешмобы кысаларында әтисе Әбүбәкер Шабанович Шабанов турында сөйләде.

Әбүбәкер Шабанович Шабанов 1912 елның 1 маенда күп балалы гаиләдә туган, балта остасы булып эшләгән. 1939 елда Фин сугышына пулеметчы итеп чакырыла.

1941 елның августынан 1943 елның октябренә кадәр 149 укчы полкы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, аннары Ерак Көнчыгышка Япония чигенә күчерелә. 1945 елның августыннан сентябренә кадәр япон сугышында катнаша, 892 нче укчы полкы, 1 нче, 298 нче укчы дивизиясе пулеметчысы, артиллерия пулемет взводы составында сугыша, Маньчжуриядә хезмәт итә.

II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «За победу над Японией» медале белән бүләкләнә.

Киң диапазонлы матур һәм көчле тавышка ия була һәм гармунда яхшы уйный. Шуңа күрә, атышлар тынып торганда арада, хезмәттәшләре өчен гарумнда уйный һәм җырлый. 

1989 елда авырудан соң вафат була.

  • Җиңү көненә багышланган #МойГеройМояСемья патриотик флешмоб Татарстанда 9 майга кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең сугышта катнашкан яки тыл хезмәтчәне булган туганыгыз турында хикәя белән пост бастырырга кирәк. Пост астына #МойГеройМояСемья хештегы куярга онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев