Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада Лемаев исемендәге I олимпиада җиңүчеләре 25 мең сумга кадәр акча алдылар

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге I ачык химия олимпиадасы узды.

Чара 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук колледж һәм техникумнарның беренче курс студентлары арасында уздырылды.

Химия олимпиадасында Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Алабугадан һәм, әлбәттә, Түбән Камадан килгән 60 кеше үз белемен сынап карады.

Балаларга теоретик һәм практик этапларны үтәргә туры килде: беренчесендә алар сорауларга җавап бирсә, икенчесендә химик тәҗрибәләр үткәрде.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләр 15, 20 һәм 25 мең сум күләмендә акчалата премия алуга дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде:

  • 1 урын — 2нче гимназия укучысы Шамил Хәбибуллин, 35 нче лицей укучылары Данил Золотухин һәм Рөстәм Гыймадиев;
  • 2 урын — 2нче гимназия укучылары Лиана Иванова һәм Азат Сәлахов, 35 нче лицей укучысы Баязит Рәхмәтуллин;
  • 3 урын — 24 нче лицей-интернат укучылары Ильяс Яруллин һәм Илнар Бәдретдинов, Яр Чаллының 42 нче мәктәбе укучысы Василиса Ветрюк.

Чара «Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» базасында узды һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин инициативасы белән оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев