Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Мәгариф

Түбән Камада конференциядә махсус операциядә катнашучы педагогларның портретларын тәкъдим иттеләр

Түбән Кама мәгариф системасының иң яхшы вәкилләре узган уку елына йомгак ясау һәм яңа уку елына бурычлар кую өчен янә бергә җыелды.

Башлангыч, гомуми һәм һөнәри белем бирү педагоглары чираттагы тапкыр традицион август конференциясенә җыелды. Белем бирү сыйфатын күтәрү, рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү уку йортлары алдында торган төп бурычлар булып кала.

Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә һәм районда математика, информатика һәм биология кебек фәннәр буенча БДИның уртача баллның үсеше күзәтелә. Мәктәпне медаль белән 900 гә якын бала тәмамлаган.

Гомуми белем бирү системасында бүген 2,3 меңнән артык педагог эшли, аларның 74 проценты квалификация категориясенә ия. Быел шәһәрдә һәм районнарда укытучылар сафын 37 яшь педагог тулыландырды. Әмма кадрлар җитмәү мәсьәләсе әле актуаль булып кала бирә.

«Бүгенге көндә мәктәпләрдә 60тан артык педагог җитми, проблеманың бер өлеше педагогик белгечлекләр буенча белем алучы югары курс студентларын җәлеп итү хисабына хәл ителә. Шулай ук укытучылар җитмәү мәсьәләсе йөкләнешне арттыру хисабына хәл ителә, педагогларның өчтән бер өлеше бер ярым һәм аннан да күбрәк ставкаларга, 9 процент укытучының йөкләнеше ике ставка тәшкил итә», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

1 сентябрьдә шәһәр һәм районның 59 мәктәбенә 34 меңнән артык укучы барачак. Иң күп укучыларны 38 нче лицей кабул итә — анда 2 меңнән артык бала белем алачак. Шәһәрнең 14 мәктәбендә укучылар саны бер меңнән артып киткән.

Кече яшьтәге балаларга килгәндә исә, мәктәпкәчә учреждениеләргә 14 меңнән азрак яшь түбәнкамалы йөри. Балалар бакчаларында проект, тикшеренү һәм эксперименталь эшчәнлек актив кулланыла.

Конференция Халык иҗаты йортында узды. Холлда оештырылган күргәзмә аеруча игътибарга лаек иде. Анда хәрби операциядә катнашучы педагогларның, шулай ук аларның хатыннары һәм әниләренең портретлары тәкъдим ителде, алар бүген үзләренең мәгариф учреждениеләрендә зур патриотик эш алып баралар, шулай ук гуманитар ярдәм оештыруга көчләреннән килгәнчә өлеш кертәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев