Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр узачак

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 27-29 декабрьдә мәктәпләрдә бәйрәм чаралары узачак.

Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта планеркада дүшәмбе көнне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 27-29 декабрьдә мәктәпләрдә бәйрәм чаралары узачак. Аларда 33 меңнән артык укучы катнашыр дип планлаштырыла.

«Яңа ел каникуллары вакытында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән балаларны чараларга җәлеп итү буенча эш оештыра. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да игътибарсыз калмаячак», — дип ассызыклады Рамазанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев