Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама мәктәпләрендә билге кую системасын үзгәртәчәкләр

2024 елның 9 гыйнварыннан Татарстанның барлык мәктәпләре яңартылган «ТР Электрон мәгариф» системасына күчте.

Яңа уку елыннан Түбән Кама мәктәпләрендә яңалык кертеләчәк. Укучыларга дәресләрдә һәм өй эшләрен эшләгән өчен куелган билгеләрдә әһәмиятлелек коэффициенты (коэффициент значимости) — авырлык барлыкка киләчәк.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сөйләде.

Электрон көндәлекләрдә һәр билге янында аның авырлыгы күрсәтеләчәк. Ул югарырак булган саен, предмет буенча уртача баллга шулкадәр күбрәк тәэсир итәчәк.

«Мәсәлән, контроль эш өчен билге телдән бирелгән җавапка караганда мөһимрәк булачак», — дип аңлатты җитәкче.

2024 елның 9 гыйнварыннан Татарстанның барлык мәктәпләре яңартылган «ТР Электрон мәгариф» системасына күчте, ул «Мәскәү электрон мәктәбе» нигезендә модернизацияләнде һәм укытучылар һәм укучылар өчен күп яңа функцияләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев