Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама командасы Бөтенроссия олимпиадасы этабында 100 дән артык призлы урын яулады

Казанда Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, чара нәтиҗәләре буенча Түбән Кама укучылары копилкасында төбәк дәрәҗәсендә 109 җиңү һәм республика дәрәҗәсендә 95 призлы урын бар.

Ул шулай ук апрель ахырына кадәр 31 укучының дөнья сәнгать культурасы, тарих, география, физик культура һәм технология кебек фәннәр буенча олимпиадаларның Бөтенроссия этабында катнашачагын сөйләде.

«Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм Ульяновскта физик культура, Мәскәүдә — технология, Воронеж өлкәсендә география буенча узачак Бөтенроссия этабында лаеклы чыгыш ясауларын телибез!» — дип яза Айдар Гарифуллин.

Фото: Айдар Гарифуллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев