Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Мәгариф

Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыру өчен җәмгыять белеме һәм информатиканы ешрак сайлый

Беренче бердәм дәүләт имтиханы 23 майда ук узачак.

Түбән Каманың 11 нче сыйныф укучылары арасында иң популяр предметлар: профильле математика, җәмгыять белеме, информатика, биология һәм химия.

Имтиханны тапшыру өчен мәҗбүри фән булып рус теле кала, икенчесе, быел беренче тапкыр, абитуриент профиленә бәйле, дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова.

Тугызынчы сыйныф укучылары барыннан да ешрак география, информатика, җәмгыять белеме, биологияне сайлый.

Беренче бердәм дәүләт имтиханы 23 майда ук узачак. Бу көнне 11 сыйныф укучылары тарих, әдәбият, химия буенча БДИ язачак. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен ОГЭ тапшыруның беренче көне 21 майда уза (чит телләр).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев