Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада укучыларга 3 май көнне ял итәргә рөхсәт бирмәгәннәр

Түбән Кама укучыларының ата-аналары май бәйрәмнәрендә балалар өчен ял көннәренең санын арттыруын сораганнар. Алар социаль челтәрләр аша мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткәннәр.

Постның авторы 3 майда мәктәпләрдә ял көне булуын сораган, чөнки бу көнне укучыларның ата-аналары ял итә.

«Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итәм. 3 майда барлык мәктәп укучылары өчен ял көнен бирү мөмкинме? Сәбәбе шунда ки, күпчелек ата-аналар һәм кече мәктәп укучылары бу көнне ял итә, ә өлкән сыйныф укучылары укый! Күбесе бәйрәм көннәрендә туганнарына, бакчаларына, авылларына кайта. Күпләр минем белән ризадыр дип уйлыйм", - дип яза Валентина.

Түбән Камада укучылар – 1 һәм 2 майда, ә гадәти график буенча эшләүче ата-аналар – 30 апрельдән 3 майга кадәр дүрт көн ял итәчәк.

Ә башлангыч сыйныф укучыларына бәхет елмайган: алар 30 апрельдә дә укымый.

Мәгариф идарәсе ата-аналарның дәлилләре белән килешми: 3 май көнне укучылар укыячак — хезмәт законнарының таләпләре шундый.

«Хезмәт законнары нигезендә, атнасына 6 көн эшләүчеләргә hәм укучыларга 3 май эш һәм уку көне дип санала. Календарь графигының кыскартылуы сәбәпле, 3 нче май көнне, уку программасын үтәү максаты белән, дәресләр расписание буенча үткәреләчәк hәм алар узган материалларны кабатлауга юнәлдереләчәк», — дип җавап биргән Түбән Кама муниципаль районының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге җитәкчесе Яна Енькова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X